Милли проектлар
22 март 2024, 04:21

Спорт заллары заманча төс алачак

Корылмаларны җәйге каникуллар мәлендә урнаштыру планлаштырыла.

Спорт заллары заманча төс алачакСпорт заллары заманча төс алачак
Спорт заллары заманча төс алачак
Чишмә районнының Келәш авылындагы Мостай Кәрим исемендәге мәктәп "Мәгариф" милли проекты булышлыгында тиздән яңа спорт корылмаларына ия булачак.
Әлеге көннәрдә сатып алу эшләре бара. Корылмаларны җәйге каникуллар мәлендә урнаштыру планлаштырыла. Спорт корылмалары арасында турник, турник-чүкеч, бруслар,  швед стеналары, гимнастика эскәмияләре һ.б.лар бар. Яңа спорт корылмаларына баетылган мәктәптә  укучыларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм күңелле спорт чаралары оештыру мөмкинлекләре булачак.
Мәгълүм булуынча, әлеге вакытларда бөтен ил буенча уку йортларын яңарту һәм аларны мөхим корылмаларга баету эшләре бара.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас