Милли проектлар
21 март 2024, 04:06

Үзмәшгульләр саны арта

Файдасы бардыр, күрәсең.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда 200 мең кеше үзмәшгуль дип исәпләнә. Узган елдан бу категориягә кергән кешеләр саны 48 процентка арткан.

Үзмәшгуль буларак теркәлү авыр түгел. Моның өчен үзмәшгуль буларак исәпкә кую турындагы гаризаны паспорт мәгълүматлары һәм ИНН ярдәмендә интернет аша да бирергә мөмкин.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министрлыгы мәгълүматы буенча, 2024 елның ике аенда республиканың берләштерелгән бюджетына салым керемнәре күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 90 процентка диярлек арткан һәм 115 миллион сум тәшкил иткән.

“Күпләр бизнеста беренче адымнар ясау яисә өстәмә акча алу өчен үзмәшгуль буларак теркәлә. Үзмәшгуль статусы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән беррәттән дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Шул исәптән алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” милли проекты кысаларында да ярдәм ала ала”, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас