Милли проектлар
21 март 2024, 14:58

Озак көтелгән юл

Аның төзелеп бетүен күпләр көтте. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 21 мартта, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадан Көнчыгыш чыгу юлындагы хәрәкәтне ачтылар. Бу төбәкнең иң зур инфраструктура объекты, ул “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында төзелде.

Тантана башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе Көнчыгыш чыгу проектында катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Башлыгының рәхмәт хатларын апшырды.

–  Бу – Башкортстан халкы өчен күптән көтелгән объект. Көнчыгыш чыгу юлын төзүдә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Беренче чиратта, 1990 елларда яңа юл төзү турында карар кабул иткән җитәкчеләргә рәхмәт әйтәм. Республикабызның идарә командасына, ВТБ төркеменә, “Лимак” холдингына рәхмәт әйтәсем килә. Һәм, әлбәттә, Русия Президентына рәхмәт белдерәбез. Аның карары булмаса, безгә көчле федераль ярдәм булмас иде, – диде Радий Хәбиров. – Без фидакарь хезмәтләре белән уникаль инфраструктура объекты булдырган төзүчеләргә дә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Өч яктан елгалар белән уратып алынган Уфа өчен Көнчыгыш чыгу урыны стратегик әһәмияткә ия. Алда – төзелеш-монтаж эшләренең тагын бер этабы, ул яңа юлны М-7 федераль трассасы белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Аңа әзерлек инде башланган. Уфа халкын, Башкортстан халкын Көнчыгыш чыгу юлы ачылу белән котлыйм.

Тантанада видеоэлемтә режимында Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.

 – Транспорт коридоры булдыру, Уфадан М-5 федераль трассасына яңа чыгу юлын оештыру 1992 елда башлана. Ул озак төзелгән объект булды. Президент Владимир Владимирович Путин ярдәме, ил Хөкүмәтенең республика белән бергә системалы эше ярдәмендә аны тормышка ашыруга ирештек, – дип билгеләде  Марат Хөснуллин. – Көнчыгыш чыгу юлы – Башкортстан өчен генә түгел, тоташ Русия өчен уникаль транспорт проекты. Ул төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур йогынты ясаячак.

Юлны ачу тантанасыннан соң төбәк җитәкчесе Көнчыгыш чыгу тоннеле аша узды, ә аннары диспетчерлык һәм түләү пунктын карады. 

Көнчыгыш чыгу проекты дәүләт-шәхси партнерлык принципларында гамәлгә ашырылган. Ул 1276 м озынлыктагы тоннель төзүне (аны 1992 елда ук төзи башлаганнар), Уфа елгасы аша 22,7 км озынлыктагы күпер төзү һәм М-5 федераль трассасына кадәр 10 километрлы автомобиль юлы төзүне үз эченә алган.

Исегезгә төшерәбез: трассада 2024 елның 1 апреленә кадәр бушлай йөреп була. Аннары аның бәясе җиңел автомобильләр өчен 20 һәм 100 сум, төнге һәм көндезге вакытта йөк автомобильләре өчен 50 һәм 250 сум тәшкил итәчәк.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас