Милли проектлар
21 Марта 2024, 04:02

Коралың көйле булсын

Әмма алар да искерә шул.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты Уфаның балалар музыка мәктәпләре өчен яңа инструментлар һәм җиһазлар сатып алырга ярдәм итәчәк, диләр башкала мэриясендә.

Коралларны һәм җиһазларны яңартуга субсидияләрне 1, 4, 10, 13, 14 һәм 15нче санлы балалар музыка мәктәпләре алды. Финанслау федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүленгән.

“Федераль финанс ярдәме белән ел саен безнең балалар музыка мәктәпләрендә музыка коралларын һәм җиһазларын яңарту мөмкинлеге бар. Бу укучыларга һәм педагогларга осталык дәрәҗәсен күтәрергә, профессиональ дәрәҗәдәге фестивальләрдә һәм конкурсларда яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә”, – диләр Уфа хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, “Мәдәният” милли проектының максаты – бөтен ил буенча мәдәни байлыклар һәм мәдәни кыйммәтләр булдыруда катнашу мөмкинлекләрен арттыру.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас