Милли проектлар
21 Марта 2024, 04:08

Алар йокы товарлары җитештерә

Товарларын халыкара күргәзмәгә дә алып барачаклар.

Туймазының “Корона” мебель фабрикасы – безнең төбәктә йокы өчен товарлар җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе. Ул мебель, интерьер әйберләре, материаллар, агач эшкәртү һәм мебель җитештерү өчен җиһазлар һәм корылмалар күргәзмәсендә катнашачак.

Туймазы предприятиесе үзенең ортопедик матраслар, интерьер караватлары, диван-караватлар кебек продукциясен тәкъдим итәчәк. Фабрика күргәзмәдә катнашу нәтиҗәсендә сату базарын арттырырга, шулай ук чит ил партнерларын җәлеп итәргә планлаштыра.

Күргәзмәдә катнашу ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының бурычларына туры килә.

Әйтергә кирәк: бүгенге көндә “Корона” җәмгыяте – аена 15 меңгә кадәр матрас җитештерүче заманча җитештерү компаниясе. Җитештерү һәм склад биналарының гомуми мәйданы 7,3 мең квадрат метр тәшкил итә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас