Куергазы районының ерак торак пунктларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарын Күмертау шәһәренең хастаханәсенә тикшерүләр һәм тар белгечләрдән консультацияләр узу өчен алып киләләр. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бу эшне социаль эш буенча белгечләр фельдшерлар белән берлектә башкара. Өлкән фельдшер 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны китерү буенча план-график төзи, ә аннан соң ФАП фельдшеры белгечләргә кабул итүгә һәм тикшеренүләр үткәрүгә язып бара.
Медицина тикшерүләрен оештыру һәм теләгән өлкән яшьтәге кешеләрне махсус транспорт белән хастаханәгә китерү аларга кыска вакыт эчендә максималь санда тикшеренүләр, консультацияләр узарга һәм табиблардан кирәкле киңәшләр алырга мөмкинлек бирә.
- Социаль такси ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның уңайлы шартларда медицина оешмасына барып җитү, диспансеризация, профилактик тикшерүләр узу яки тар белгечләргә бару мөмкинлеге барлыкка килде.
Чыганак: health.bashkortostan.ru