Башкортстан Әфганстанга быел беренче агач материаллары партиясен экспортлады, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның БР буенча идарәсендә.
Әфганстанга Белорет районыннан 240 кубометрдан артык ылыслы токымлы агач материаллары җибәрелгән. "Сайлап алынган карантин продукциясе үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә махсус экспертиза үтте. Энтомологик экспертиза нәтиҗәләре буенча агач эшләнмәләренең тикшерелгән үрнәкләрендә зарарлы организмнар ачыкланмаган", – дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында.
Исегезгә төшерәбез, «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.
Чыганак: bashinform.ru