Уфада “Демография” милли проекты максатларына ярашлы рәвештә «ТрудКрут» карьера форумы узды. Үз компанияләрен вакансияләр ярминкәсендә республиканың 40ка якын эш бирүчесе тәкъдим итте. Шулар арасында күбесе – нефть чыгару, машиналар төзелеше, азык-төлек сәнәгате, сәламәтлек саклау, сәүдә, коммуналь хуҗалык, җиңел сәнәгать һәм икътисади эшчәнлек өлкәләреннән.
Русия Студент отрядлары көненә багышланган форумга эш һәм укуны берләштерү өчен яки төп эшкә урнашу урынын эзләү өчен вариантлар эзләүче яшьләр килде. Башкортстанның студент отрядлары ел саен 3 меңнән артык яшь кешене вакытлыча хезмәт белән тәэмин итә.