Милли проектлар
19 Марта 2024, 06:05

Тагын 50 ел хезмәт итәргә тиеш

Уфада Шакша күперенең икенче яртысында эшләр июнь аенда башланачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тагын 50 ел хезмәт итәргә тиешТагын 50 ел хезмәт итәргә тиеш
Тагын 50 ел хезмәт итәргә тиеш

Шакша күперендә барган эшләрне сул яктан уң якка  күчерергә әзерләнәләр, дип хәбәр иттеләр БР транспорт министрлыгында. Әле  эшләр юлның шәһәргә керә торган  яртысында бара, июнь аенда икенче яртысында эш башлау планлаштырыла.

Шакша бистәсе янында Уфа елгасы аша автомобиль күперен капиталь ремонтлау –  зур  финанслар таләп итүче проектларның берсе.

Күперне тулысынча  капиталь ремонтлау 2025 елда тәмамланачак. Эшләр  “Хәвефсез  сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында финанслана. Контрактның бәясе 2,16 млрд.сум тәшкил итә.  Капиталь ремонттан соң күпер тагын 50 ел хезмәт итәргә тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас