Башкортстанның Аскын районы Яңа Багаҗы авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Яңа ФАП бинасында халыкка планлы, кичектергесез, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле бар нәрсә бар.
«Русия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты 2022 елдан «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның максаты – халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру. Милли проектлар Русия Президенты карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.