Калтасы районының Бабай авылында Үәрнә бәйрәме матур үтте.
Бу мари халкының бик борынгы бәйрәме һәм ул урысларның Май чабу бәйрәме белән охшаш. Мари халкы аны кышны озату һәм ямьле язны каршылау билгесе итеп үткәрә. Бабай авылында бәйрәм Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында узды.
Бәйрәмнең асылы шунда: анда язның һәм кышның гөреф-гадәтләре элементлары бар. Бәйрәм беренче көненнән үк бик тә кызыклы күңел ачулар белән башлана. Болар: тау шуу, атларда йөрү, төрле уеннар. Бу көннәрдә майлы ризыклар аеруча күп әзерләнә. Мәсәлән, коймаклардан өстәлләр сыгылып тора, ә аларның рецептлары күп һәм төрле һәм алар әни-әбиләрдән буыннан-буынга тапшырылып килә.
Бәйрәм кышны озату – карачкыны яндыру белән тәмамланды.