Милли проектлар
18 март 2024, 08:54

Халык сәламәтлеге өчен!

2023 елда Башкортстанда, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, тиз төзелә торган модульле конструкцияле 98 фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Халык сәламәтлеге өчен!Халык сәламәтлеге өчен!
Халык сәламәтлеге өчен!

   2023 елда Башкортстанда, “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында, тиз төзелә торган модульле конструкцияле 98 фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

   Быел исә – 2024 елда – тагын да 107 ФАП төзү планда каралган. Шулай ук бер участок дәваханәсе, 19 амбулатория һәм гомум практика табиблары өчен дүрт офис ачу планлаштырыла.

   Үткән ел күрсәткечләренә караганда, Башкортстанда яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгы 73,2 ел тәшкил итә.

   -Бу күрсәткеч бик зур әһәмияткә ия, чөнки 5 ел элек ул 70 ел гына тәшкил итә иде,- ди бу уңайдан БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. Республика ирешелгәннәр белән генә туктап калырга уйламый һәм куелган максатка бара – 2030 елга кадәр уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр җиткерергә бар тырышлыгын салачак.

Фото: api.rbsmi.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас