“Халыкара кооперация и экспорт” милли проекты кысаларында Стәрлетамактан бер предприятие Бельгиягә 22 тонна вика орлыклары экспортлаган.
Бу мал азыгы культурасы орлыкларының сайлап алынган пробалары лабораториядә барлык тиешле тикшерүләрне уңышлы узган.
Шунысы билгеле, Башкортстанның орлык җитештерүчеләре тарафыннан әзерләнгән мал азыгына яраклы үлән орлыкларына чит илләрдән сорау зур. Чөнки безнең үлән орлыклары һава торышындагы үзгәрешләргә чыдам, үзләренең күп күләмдә яшел масса бирүләре белән аерылып торалар, төрле чирләргә һәм корылыкка чыдам.
Фото: Башинформ.