Милли проектлар
17 март 2024, 05:24

Нәрсә ул «Иджара»?

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында төбәк лизинг компаниясе тарафыннан “Иджара” дип аталган яңа лизинг продукты  эшләнде.

Нәрсә ул «Иджара»?Нәрсә ул «Иджара»?
Нәрсә ул «Иджара»?

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында төбәк лизинг компаниясе тарафыннан “Иджара” дип аталган яңа лизинг продукты  эшләнде.

Шәригать кануннарына ярашлы төзелгән махсус лизинг формасы ул. Традицион лизингтан аермалы буларак, «Иджара» очрагында объект буенча барлык куркынычлар сатып алу вакытына кадәр лизинг команиясендә милек хуҗасы буларак саклана. Шулай ук түләүләрне кичектергән өчен штрафлар һәм пенялар да чыгарыла.

- «Иджара»ның яңа продукты Башкортстанда кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итәчәк, чөнки ул эшкуарларга Ислам финанслау принципларына нигезләнгән альтернатив финанслау чыганагы булачак. Аларга бурыч буенча процентларны тыю, спекулятив килешүләр, контрактларда билгесезлек керә (лизингның конкрет предметы, аның бәясе һәм техник характеристикалары төгәл билгеләнергә тиеш). Ислам финанславына алкоголь, тәмәке, дуңгыз ите сату, шулай ук уен бизнесы белән бәйле эшчәнлек керми. Шул ук вакытта, әлеге продукт, диненә карамастан, тиешле принципларны уртаклашкан барлык теләүчеләр өчен дә ачык, – ди Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

«Иджара» продукты шартлары белән 36 айга кадәр 500 мең сумнан 50 миллион сумга кадәр финанслау каралган, лизинг предметы булып махсус техника, транспорт (йөк, җиңел коммерция), автобуслар тора.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас