Башкортстанда соңгы биш елда 9220 метрдан артык күпер төзелгән һәм ремонтланган, дип хәбәр иттеләр БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.
Барлыгы 1282 метр озынлыктагы 15 күпер ил Башлыгы Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килгән "Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ремонтланган. Алар арасында Уфада Агыйдел елгасы аша чыга торган ике күпер арасында яңа күпер, шулай ук Уфаның Октябрь районы Зинино бистәсендә юл үткәргеч төзелеше һәм башкалар бар.
Башкортстан Транспорт министрлыгы башлыгы Александр Клебанов әйтүенчә, узган ел гына да республикада 1270 метр күпер ремонтланган, 460 метр күпер корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән.