Ярмәкәй районында ГТО нормаларын олылар да тапшырды.
Бүген ГТО комплексы спортка ныклап кереп, аның мөһим бер өлешенә әверелде. Комплекс 1931 елда барлыкка килгән һәм 2014 елда ул яңадан спорт тормышына кайтты. 2019 елдан башлап ул "Демография" милли проектының Спорт – тормыш нормасы федераль проекты составына керде.
"Өлкән буын" проекты кысаларында ГТО тест үткәрү үзәге хезмәткәрләре 60тан өлкәнрәк кешеләрне тест үткәртте. Чара Башкортстанның Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылының "Стимул" комплексында узды. Зур теләк һәм дәрт белән катнашучылар нормативларны бик теләп үтәделәр: идәнгә ал белән ятып кулларны бөгү; гимнастика эскәмиясендә басып, куллар белән аска үрелү; аркага ятып күтәрелү һәм яту; озынлыкка сикерү һәм вакытка йөзү.