Төбәк җитәкчесе республиканың 61 медицина оешмасы өчен ташламалы лизинг программасы буенча сатып алынган илебездә җитештерелгән яңа техниканы карады. «Лада Гранта» маркалы автомобильләр пациентларны хастаханәләргә һәм поликлиникаларга куркынычсыз һәм уңайлы итеп китерү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган. «Лада Нива Тревел» маркалы машиналар республиканың ерак районнарында, бигрәк тә юлсыз шартларда алыштыргысыз булачак. Аларны борт компьютеры, кондиционер, спутник навигациясе белән җиһазландырдылар.
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди базасын ныгыту турында сөйләде.
- Бу еллар дәвамында без табиблар һәм фельдшерлар эше өчен нормаль шартлар тудырырга тырышабыз. «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында яңа транспорт сатып алабыз. Республика һәм шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен лизингка 200дән артык автомобиль сатып алдык, шуларның 163се бүген тапшырылды, – дип төгәлләде Радий Хәбиров. - Бу яхшы эш атлары, алар медицина хезмәткәрләренең нормаль хезмәт оештыруына ярдәм итәчәк.
Белешмә:
Автомобильләрне Башкортстанның эре медицина учреждениеләре алды. Алар арасында-– Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе, республика балалар клиник хастаханәсе, республика клиник онкология диспансеры, республика кардиология үзәге, республика перинаталь үзәге, республика сугыш ветераннары клиник госпитале.
Машиналарны шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Күмертау, Нефтекама һәм Салават шәһәрләрендә урнашкан поликлиникалар, хастаханәләр һәм муниципальара үзәкләргә тапшырдылар.
Моннан тыш, яңа техниканы Баймак, Бәләбәй, Белокатай, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Караидел, Кыйгы, Красноусольск, Малояз, Мәләвез, Мәсәгут, Нуриман, Туймазы, Учалы, Яңавылү шәһәр һәм район хастаханәләренә тапшырдылар.
Чыганак: glavarb.ru