Милли проектлар
14 март 2024, 05:57

Аскында яшәүче Хикмәтовлар гаиләсе өйле булды

Күп балалы булган Ильмир белән Гөлназ Хикмәтовларга торак сатып алганда файдаланып була торган социаль түләү сертификаты тапшырдылар.

Аскында яшәүче Хикмәтовлар гаиләсе өйле булдыАскында яшәүче Хикмәтовлар гаиләсе өйле булды
Аскында яшәүче Хикмәтовлар гаиләсе өйле булды

 

Күп балалы булган Ильмир белән Гөлназ Хикмәтовларга торак сатып алганда файдаланып була торган социаль түләү сертификаты тапшырдылар. Бу РФ Президенты Владимир путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарылды. Милли проект торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне күзаллый.  

Таныклыкны район хакмияте башлыгы Денис Йосыпов тапшырды. Ул яшь гаиләгә уңышлар һәм йортларын исән-сау төзеп бетүләрен теләде.

  • Без мондый ярдәмгә бик рәхмәтлебез, - диде Гөлназ Хикмәтова. – Безнең өч бала йортыбызның төзелеп бетүен түземсезләнеп көтә. Яңа йортта һәрберсенең үз бүлмәсе булачак.

 Чыганак: Администрация муниципального образования Аскинский район

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас