Барлык яңалыклар

153 мең консультация үткәрелгән

Авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләү өчен бүген кирәкле мәгълүматны тиз һәм вакытында алу мөһим.

153 мең консультация үткәрелгән
153 мең консультация үткәрелгән

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече  эшкуарлыкны үстерү” милли проекты кысаларында Башкортстанда 2023 елда 153 мең авыл хуҗалыгы консультациясе үткәргәннәр.

Төбәкнең Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге (БР Үзәк Тикшерү комитеты) мәгълүматлары буенча, мәгълүмат-консультация хезмәтләре хезмәткәрләре көче белән 179 бизнес-план эшләнгән, грант ярдәме, субсидияләү һәм кредитлау буенча 7,3 мең комплект документ җыелган. Шулай ук 993 хуҗалыкка даими нигездә бухгалтерлык ярдәме бирелә, 650 берәмлек проект-смета документациясе төзелгән.

- Авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләү өчен бүген кирәкле мәгълүматны тиз һәм вакытында алу мөһим,-ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Мәгълүмати-консультация ярдәме аеруча фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына кирәк, аларның гомуми җитештерү күләмендә өлеше 20% ка кадәр арткан. Безнең республикада авыл хуҗалыгы консультациясе системасы эше югары дәрәҗәдә төзелгәнлеге куанычлы. БР Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге директоры Ирик Сакаев хезмәтнең йомгаклау киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, былтыр республика буенча 1107 чара үткәрелгән ,анда 31,5 мең кеше катнашкан.

Чыганак: Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: