Радик Гәрәев исеме, эшләре, җырлары мәңге хәтердә.
Радик Гәрәев исемендәге Ачык республика конкурсы вокал осталарын бәйгегә чакыра.
Ел саен уздырылучы бу тарихи конкурс, Яңавыл шәһәрендә, 22 мартта уза. Анда 12 яшьтән өлкәнрәк аерым җырлаучы үзешчәннәр һәм һәвәскәр осталар да катнаша ала.
Яңавыл мәдәният идарәлеге хәбәр итүенчә, сәнгатҗ сөючеләр конкурска ике төрле характердагы әсәр әзерләргә тиеш. Алар Радик Гәрәев репертуарыннан ике: берсе – халык җыры, икенчесе композиторлар иҗатыннан (ария, романс яки эстрада җыры) төрдә булырга тиеш.
Конкурс халык алдында бер турда уза.
Радик Гәрәев—Русия һәм Башкортстанның халык артисты. Ул илебез киңлекләрендә зур танылу алган, сирәк табигый сәләткә ия булган Башкортстан җырчыларының берсе. 1980 елдан башлап Радик Гәрәев Башкортстан опера һәм балет театры солисты булып эшли. Ә 1990–1995 елларда театрның директоры, З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институтында укытты. Радик Гәрәев «Ирина Архипова тәкъдим итә», «Уфада Шаляпин кичләре», Р. Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивален оештыручы булып, театрга яңа сулыш өргән, аның өметле киләчәген булдыруга зур тырышлык салган, бөек сәнгать тарихына алтын исемен язып калдырган шәхес.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектын шундый да изге эшләргә багышлап, мондый конкурсларны тагын да югарырак дәрәҗәдә уздырыр көннәр җитсен иде.
Фотолар: Наҗия Гәрәеваның архивыннан.