“Үсеш ноктасы” – алгарышлы проект.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында бездә 2019 елдан башлап, 665 “Үсеш ноктасы” эшли башлаган. 5 ел актив эшчәнлек барышында 22 коррекцион мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга ирешелгән, 24 307 өстәмә белем бирү урыны булдырылган, 215 спорт залы төзекләндерелгән һәм 25 ачык спорт мәйданы җиһазландырылган.
“Үсеш ноктасы”н булдыру – төбәкнең мәгариф тармагында иң уңышлы эшчәнлеге. Ул уку-укыту процессында катнашкан барча халыкны берләштерә, белем учакларының матди-техник базасын яңартырга юллар ача, укытучыларның белем багажын баетырга мөмкинлекләр бирә,” —ди Благовщен районының өстәмә белем бирү буенча белгече Наталья Караваева.
Благовещен районында гына да 12 белем үзәге эшли. Алар санлы, гуманитар, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештә эшләүче “Үсеш ноктасы”. Анда 6215 укучы белем камилләштерә.
Фото: iuruzan.ru