Балалар аны ничек күрә?
Дәүләкән районыныда Владимир Путин карары белән булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” федераль проекты кысаларында “Гаилә елы” уңаеннан оештырылган “Минем гаиләм – минем байлыгым” район сурәтләр конкурсы тәмамланды.
Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләрендә белем алучы 82 укучы катнашты.
Конкурсның максаты – балаларда гаилә кыйммәтләре, никах, гаилә институты турында дөрес төшенчәләр тәрбияләү.
Бурычлары – балаларда гаилә кыйммәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү, иҗат мөмкинлекләрен ачу, үстерү, укучыларны тәрбияләү эшендә рәсем сәнгате ролен үстерү, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм күрсәтү.
Конкурс эшләре гаиләләр төрлелеген күрсәтте, алардагы мөнәсәбәтләрне танытты. Балалар үз эшләрендә төрле гаиләләрнең яшәешен, яраткан эшләрен, сәяхәтләрен күрсәтә алды.