Милли проектлар
13 март 2024, 09:49

Бакчага – “саннар” белән!

Шәһәрдә кеше дә калмас инде...

Бакчага  – “саннар” белән!Бакчага  – “саннар” белән!
Бакчага – “саннар” белән!

Шәһәрдә кеше дә калмас инде...

 

Яз җитүен кемнәр җиң сызганып көтә, дисезме? Уңганнар. Бакчачылар. Ә менә бакчага чыгып китү шау-шулы дөнья белән араны өзәргә сәбәп түгел. Гомумән, без гел элемтәдә булырга күнеккәнбез. Әмма бакчаларда еш кына интернет булмавына зарланалар иде. Ә тиздән ул мәсьәлә хәл ителергә ошаган.  

200 бакча ширкәте «Ростелеком» компаниясенә шул нигездә гариза тапшырган. Провайдер уңганнарны интернет һәм санлы сервис комплекслары белән тәэмин итәчәк. Бу –  «Умный дом» системасы, видеокүзәтү, йөзләгән каналлар белән (анысы эш эзләп барган халыкка бик кирәк микән?) Wink видеосервисы.

Безнең төбәктә 1.500 коммерцияле булмаган бакча ширкәте бар. Һәр өченче кеше – бакчачы. Һәм алар фатирдагы шартларга ия булырга тели. Әгәр бу хезмәтләндерү шартларын күбрәк кеше соратса, аңа түләү дә арзангарак төшәчәк.

 «Ростелеком» мондый эшләрне “Санлы экономика” гомумдәүләт проекты кысаларында алып бара.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас