Тармакка акча салулар 1,5 тапкырдан ( 2018 елда 8,9 млрд. сумнан 2022 елда 14,3 млрд. сумга кадәр) арткан.
Шушы еллар эчендә федераль бюджеттан 3,8 млрд сум акча килгән. Шуның 1,5 млрд. сумы "Мәдәният" милли проекты чикләрендә бүленгән булган. Көчле ярдәм аркасында мәдәният учакларын төзү һәм ремонтлау, аларны корылмаларга һәм транспортка баету, тармакны санлаштыру буенча зур эшләр башкарылган.
Соңгы 5 елда республикада 94 мәдәният объекты төзелгән һәм ремонтланган, 344 мәдәният йортына заманча корылмалар кайтырылган. 16 модельле китапханә, 11 виртуаль концерт залы булдырылган, 10 автоклуб сатып алынган, Креатив индустрияләрнең 2 мәктәбе ачылган, гастроль эшчәнлеген оештыру өчен 90 транспорт сатып алынган.
Фото: mpz.ru