Барлык яңалыклар

Файдалы акция

Катнашмый калмагыз!

Файдалы акция
Файдалы акция

Башкортстанда 8 апрельдән 25 нче апрельгә кадәр "Макулатура тапшыр - агачны коткар" экомарафоны үтәчәк.
Акциянең төп максаты- кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга юнәлтү, табигать ресурсларын әрәм-шәрәм итү турында уйланырга мәҗбүр итү, шулай ук калдык-постыкларны икенчел эшкәртүгә өлеш салу, бусы үз чиратында "Экология" милли проекты максатлары һәм бурычларына тулысынча җавап бирә.
Проектны оештыручылар билгеләвенчә, "Макулатура тапшыр - агачны коткар" акциясе даими нигездә елга ике тапкыр үтә .
Акциядә уку йортлары, җәмәгатьчелек оешмалары, предприятиеләр, компанияләр, кыскасы, теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен кирәкмәгән макулатураны (бер урында 300 килограммнан артык булырга тиеш) җыярга кирәк, еракта урнашкан районнар өчен бу нисбәт 500 килограмм тәшкил итәргә тиеш. Аннары,сдавай-бумагу.рф рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк. Гаризалар акция барышы дәвамында кабул ителә.
Акция һәр елдагыча районнар һәм шәһәрләр арасында ярыш рәвешендә үтәчәк. Җиңүчеләр премияләр, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: