Тәтешле районының Әрибаш авылы мәктәбе каршындагы “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге мәйданчыгында югары сыйныф укучылары өчен “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үтте.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты максатларына туры китереп оештырылды.
Анда ике команда – “Бриллиантлар” һәм “Винкс” катнашты. Командалар төрле конкурсларда көч сынашты: “Үзең белән таныштыру”, “Иң шәп хуҗабикә”, “Грация”, “Модница”. Конкурслар арасында командалар үзләренең сәнгать номерларын күрсәттеләр. Бәйге кызыклы килеп чыкты. Барлык кызлар да яхшы әзерлек күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, “Винкс”лар командасы җиңү яулады.
“Бу бәйге безнең барыбыз өчен дә һәрвакыт дулкынландыргыч. Ул гаҗәеп дәрт, илһам һәм уңай эмоцияләр уята”, – ди оештыручылар һәм катнашучылар.