Милли проектлар
9 март 2024, 07:55

Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 тәмамланды

Ул Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткзрелде.

Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 тәмамландыБөтендөнья яшьләр фестивале-2024 тәмамланды
Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 тәмамланды

Башкортстан Республикасы Сириуста Бөтендөнья яшьләр фестивалендә шатлык һәм сыйларны бүлеште: 7000 порция туңдырма, чәк-чәкләр һәм кәнфитләр кунаклар кулына китте!

Владимир Путин инициативасы белән узган 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивале тәмамланды. Нәтиҗә ясарга вакыт. Фестиваль уздырылган вакытта аны бөтен дөньядан 20 меңнән артык яшь кеше караган.

Бу фестивальдә Башкортстан Республикасының мәйданы буенча иң зур стенды булган. Әмма ул зурлыгы белән генә түгел, фестивальдә иң күп килүчеләр биредә булуы белән игътибарны җәлеп итте. Бөтен дөнья яшьләре төрле чараларда, мәсәлән, дәртле зарядка, башкорт биюләре буенча мастер-класслар, илдә төзелгән беренче югары уку йортлары арасында студентлар кампусы белән телекүпердә актив катнашалар.

Моннан тыш, форумда катнашучыларны бал, чәк-чәк һәм башкорт туңдырмасы кебек Башкортстанның милли сыйлары да җәлеп итте. Форумда катнашучы җиде меңнән артык кеше татлы ризыкларны бәяләде һәм җирле деликатесларны тәмләп ләззәтләнде.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль вакытында республика стендында Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Ксения Разуваева, Русия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Русия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас