Башкортстан республикасының белән Саратов өлкәсенең “Минем бизнес” үзәкләре хезмәттәшлек һәм “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты буенча уртак чаралар үткәрү буенча килешү төзеделәр.
Бу хакта БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгында хәбәр иттеләр. Моңа бәйле дәүләт ярдәме чаралары хакында эшкуарларга хәбәр итүгә бәйле уртак чаралар юл картасы төзелә башлаган да инде. Шулай ук санлы сервис кулланылган хезмәтләр саны арткан.
-Килешү төзү безнең партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә өстәмә мөмкинлекләр ача. Планнарда эшкуарлар өчен чаралар оештыру гына түгел, Саратов өлкәсендә үз эшен җәелдерергә теләгән кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнашлыгында бизнес-миссияләр оештыру, -ди БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.