Милли проектлар
7 март 2024, 06:57

Яшәгән урыннарыбыз ямьле булсын!

Башкортстан җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен тавыш бирә.

Яшәгән урыннарыбыз ямьле булсын!Яшәгән урыннарыбыз ямьле булсын!
Яшәгән урыннарыбыз ямьле булсын!

   Башкортстан җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен тавыш бирә.

   15-17 март көннәрендә Бөтенрусия җәмәгать урыннарын төзекләндерүне сайлап алу буенча тавыш бирүләр үтә. Республика халкы шул чара кысаларында 2025 елда төзекләндерү кирәк дип тапкан җәмәгать урыннары өчен үзләренең тавышларын бирәчәк.

   “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасына ярашлы, ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында уза, торак пунктларында яшәүче халык үзләре үк нинди парк, сквер, җәяүлеләр зонасы яки яр буйларын тәү чиратта тәртипкә китерү кирәклеген хәл итә.

   Соңгы 5 ел эчендә Башкортстанда 683 җәмәгать урыны төзекләндерелгән, бу максатка 7 миллиард сум акча тотылган. Шуның 91 проценты федераль казнадан бүленгән.

Фото:Институт развития городов Башкортостана

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас