Калтасының 1 санлы мәктәбендә 1-4 сыйныф укучыларын “Русия бөркетләре” сафына алу тантанасы узды. Чара Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үтте.
Тантаналы чара барышында укучылар “бөркетләр” законнары белән танышты, гимн җырлады, ант бирде һәм яхшы укырга, яхшы эшләр башкарырга, дуслыкның кадерен белергә сүз бирде.
“Русия бөркетләре” сафларына алыну – укучылар өчен гаять зур мәгънәгә ия чара. Бу илдә аларны бик күп кызыклы ачышлар, файдалы мәгълүматлар көтә. Бу исемне йөртү – алар өчен җаваплылык та. Киләчәктә алар илебезнең чын патриотлары булып үсәрләр!