+21 °С
Болытлы
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Караиделнең Корош авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
ФАП барлык заманча стандартларга туры килә. Анда авыллар халкына беренче медицина-санитар ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә диспансеризация үтү, вакциналар эшләтү һ.б. эшләр башкарылачак.
Авыл халкына 30 елдан артык хезмәт стажына ия булган тәҗрибәле белгеч – Вера Хөсәенова медицина ярдәме күрсәтә.
Фото: Башинформ.