“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Башкортстанда соңгы биш елда әнә шул кадәр юллар ремонтланган!
Юллар бигрәк тә Уфа, Стәрлетамак җирлекләрендә, трассаларда күп төзекләндерелгән. Әлеге максатка 45,9 миллиард сум акча юнәлтелгән, шуның 24,5 миллиарды – федераль казнадан бүленгән.
Шулай ук Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещенск, Чишмә, Иглин районнарында, Уфада, шулай Ишембай, Стәрлетамак районнарында, Стәрлетамакта, Салават һәм Ишембайда юлларны тәртипкә китерү буенча зур эш алып барылган.
Узган елда Октябрь районындагы Зинино юл чишелешен сафка кертелде. Быел да берничә эре юл төзелеше эшләре алып барыла.
Фото: bashinform.ru