+24 °С
Яңгыр
Борай районы спорт-сәламәтләндерү комплексында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Рыцарьлар турниры" "Демография" милли проекты кысаларында уздырылган.
Чарада 2 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге малайлар катнашкан. Ярышларны район мәгариф бүлеге һәм балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырган.
Балалар өчен эстафеталар, конкурслар һәм уеннар әзерләнеп, анда алар үзләренең җитезлекләрен һәм спорт осталыкларын күрсәткән. Турнир нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылган.