"Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы" төбәк проектын тормышка ашыру максатында Тәтешле районы Чургылды авылы мәйданында гаилә стартларында катнашу өчен авылның иң актив гаиләләре җыелган.
Күңелле эстафеталар, кызыклы биремнәр һәм сынаулар күңел ачу һәм көндәшлек рухы атмосферасын тудырган. Барлык катнашучылар да конкурсларда бик теләп катнашкан, бер-берсенә ярдәм итеп, көч биреп торганнар.
Барлык сынауларны узганнан соң, гаилә стартларында иң җитез Нуриевлар гаиләсе җиңү яулаган. Алардан бик аз гына калышып, Әхмәтхановлар гаиләсе - икенче, Каюмовлар - өченче урында.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнгән.