Бәләбәй рәссамнары "Палестина Русия һәм дөнья рәссамнары күзлегеннән" Халыкара күргәзмәсендә катнашты.
Башкортстанның Бәләбәй районы тарих-туган якны өйрәнү музееның Сәнгать галереясының «Родник» үзешчән рәссамнар халык коллективы республика профсоюзлар Федерациясе мәйданчыгында ачылган «Палестина Русия һәм дөнья рәссамнары күзләре белән» Халыкара сәнгать күргәзмәсендә катнашты. Чара "Мәдәният" илкүләм проектының максатларына туры китереп үткәрелә.
Бу вакыйга Русиядә Гаилә елына багышлана. Күргәзмәдә төрле төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән танылган, талантлы Палестина, гарәп һәм Русия рәссамнарының эшләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәнең кураторы һәм оештыручысы - Русия рәссамнарның иҗади берлеге әгъзасы Альберт Хәбибуллин.