Милли проектлар
5 март 2024, 03:40

Корышта - яңа ФАП

Корышта - яңа ФАПКорышта - яңа ФАП
Корышта - яңа ФАП

Медицина учреждениесе республикада ил Президенты Владимир Путин тарафыннан барлыкка килгән «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән.

Караидел районының Корыш авылында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктының мәйданы якынча 70 кв.метр. Бинада Корыш һәм аның тирә-ягында урнашкан башка авылларда яшәүчеләргә беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар. Монда пациентларга тикшерү үткәрү, процедура һәм персонал өчен бүлмәләр каралган.Авыл халкы диспансеризация үтә, вакцинация эшләтә ала. Яңа бина ачылуы авыл халкының вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, сәламәтлекләрен дә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк,– диде район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Айрат Галимҗанов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас