Милли проектлар
5 март 2024, 03:34

Авылларда 4G элемтәсе колач җәя

Авылларда 4G элемтәсе колач җәяАвылларда 4G элемтәсе колач җәя
Авылларда 4G элемтәсе колач җәя

Бүгенге көндә 4G элемтәсе белән 116 авылда кулланалар.

"Бүген республикада 35 меңләп кеше секундына 55 Мбит мәгълүмат тапшыра алырлык тизлектәге мобиль интернет белән файдалана ала. Мондый интернет читтән торып эшләргә, белем бирү платформаларында курслар үтәргә,видеоэлемтә буенча якыннары белән аралашырга, дәүләт хезмәтләре белән куллану мөмкинлеген бирә", — дип аңлатты БР саннар министры Геннадий Разумикин. Яңавыл һәм Тәтешле районнарыннан алып, Зиянчура һәм Хәйбулла районнарына кадәр 63 муниципалитетның 39ында чыбыксыз интернет бар.

"Санлы тигезсезлекне бетерү 2.0" федераль проекты «Русия Федерациясенең санлы икътисады» милли проекты кысаларында 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда гамәлгә ашырыла.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас