Милли проектлар
4 март 2024, 04:03

Әтиләр һәм балалар

Спорт ярышлары аларны берләштерде. 

Әтиләр һәм балаларӘтиләр һәм балалар
Әтиләр һәм балалар

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында Яңавыл районында физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырыла. “Юность” физик культура-сәламәтләндерү комплексында  "Zа ГТО"исемле ГТО фестивале үтте.

Залга актив әтиләр кызлары һәм уллары белән килгәннәр иде. Аларга “Авангард” бию мәктәбенең “Созвездие” командасы чыгышы алар өчен зур бүләк булды. Команданы чир спорты тренеры Надежда Карамова җитәкли.

Фестиваль кысаларында гаилә командалары төрле ярышта катнаштылар. Ярышлар тату, тыныч халәттә тиз үтеп китте. Балалар үзләренең әтиләрен хуплап торды, әтиләре үз чиратында балалары өчен тырышты.

Источник: МАУ ФиС "Юность"

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас