Милли проектлар
4 март 2024, 03:51

Рейтингта беренче ул

Әбҗәлил районында география буенча бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында катнашучыларга йомгак ясадылар.

Рейтингта беренче улРейтингта беренче ул
Рейтингта беренче ул

 

 Бу төр ярышлар Русиядә иң массакүләм ярышларның берсе булып санала. Ул укучылар арасында фәнни-тикшеренү эшенә кызыксынуы булган укучыларны ачыклау өчен үткәрелә. Анда үзләрен күрсәткәннәр халыкара ярышларда катнашу хокукы ала. Бу чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарыла.

Әбҗәлил укучылары ел саен үзләренең уңышлары белән сөендерә: быел Кусим авылының 10 сыйныф укучысы Данил Замалиев олимпиаданың республика этабында җиңүче булды. Ул 10-11 сыйныфлар арасында иң югары баллар рейтингында беренче укучы.

“Җиңүчене чын күңелдән котлап, аны кыюлыгы, җиңүгә омтылышы һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерәбез! Укытучыларына рәхмәтләребезне белдерәбез”, - диләр Әбҗәлил районы хакимиятендә.

Чыганак: Әбҗәлил районы хакимияте

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас