Милли проектлар
4 март 2024, 03:36

"Ел укытучысы-2024"

Кушнаренко районында “Ел укытучысы-2024” конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар.

"Ел укытучысы-2024""Ел укытучысы-2024"
"Ел укытучысы-2024"

Ул ел саен РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында үткәрелә. Конкурста районда эшләүче 8 укытучы катнашкан.

Аларның барсы да төрлесе төрле стажлы, төрле квалификацияле категорияле укытучылар. Әмма аларны сайлаган һөнәрләренә тугры булулары, балаларны сыйфатлы укыту теләге берләштерә. Ярыш вакытында һәр укытучы үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, үзенең осталыгын күрсәтә.

Район этабында “Ел укытучысы-2024” конкурсында Кушнаренко гиназиясендә математика фәнен укытучы Гүзәл СӘлимгәрәева җиңде. Шулай ук Кушнаренко авылы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Сөнгәтуллина һәм беренче санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Гарифуллина призлы урынга лаек булды.

“Бөтен җиңүчеләрне дә котлыйбыз! Аларга киләчәктә үз эшләрендә яңа һәм кызыклы “изюминкалар” табылып торуын, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып торуларын телим. Ә җиңүчегә безнең районны республика этабында лаеклы күрсәтүен телим”, - диде район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов.

Чыганак: Кушнаренко районы хакимияте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас