Милли проектлар
3 март 2024, 07:46

Иске яңаны саклый

Дүртөйледә нинди яңа хезмәтләндерү төре туып тора?

Иске яңаны саклыйИске яңаны саклый
Иске яңаны саклый

Дүртөйледә нинди яңа хезмәтләндерү төре туып тора?

 

Башкортстанның Дүртөйле  районы хакимиятендә  даими узып торучы “Эшкуарлык сәгате”ндә Владимир Путин күрсәтмәсе буенча эшләүче “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эушкуар инициативаларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында  көнкүреш техникасын һәм электрониканы ремонтлау буенча проект карадылар.

“Эшкуарлык сәгате”нә мөрәҗәгать итеп, үз проектын тәкъдим иткән кеше конкурс кысаларында үзмәшгуль буларак эшен алып баруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм алуга өмет итә.

"Көнкүреш техникасын һәм электрониканы ремонтлау буенча мәрәҗәгать итүчеләр күп. Әле, кыйбатлы техниканы сатып алу кыйммәткә төшкән заманда, бу хезмәтләндерү төре аеруча нык кирәк. Без сыйфатлы ярдәм күрсәтергә әзербез, бу эш Дүртөйле халкына яңаны сатып амый торырга (ул да бер килеп ватылачак бит), акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк", - ди проект хуҗасы.

Район башлыгы Риф Йосыпов бу тәкъдимне күтәреп чыккан кешенең мөрәҗәгатен кабул итте.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас