Милли проектлар
2 март 2024, 05:48

Кар эрү белән эшкә тотыначаклар

Республика питомникларында 24 гектарда орлык чәчү планлаштырылган.

Кар эрү белән эшкә тотыначакларКар эрү белән эшкә тотыначаклар
Кар эрү белән эшкә тотыначаклар

"Калтасы урманы" хуҗалыгы хезмәткәрләре II класстагы 50 кг һәм I класстагы 20 килограмм авырлыкларда нарат агачы орлыкларын карга күмгән. Орлыкларны карга күмү (стратификация) чәчүгә әзерләүнең бер ысулы. Түбән температурада тоту орлыкларның корылыкка һәм суыкларга каршы чыдамлыкларына йогынты ясый.
Быел урман культураларын утырту сезонында республика питомникларында 24 гектар мәйданда орлык чәчү планлаштырылган.
"Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль программасына ярашлы, быел Башкортстанда 15,2 мең гектарда урман тергезү эшләре алып барылачак.
Билгеле ки, "Экология" милли проекты Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча тормышка ашырыла. Әлеге милли проектның төп максты - Русия урман байлыкларын саклау һәм арттыру.


БР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.

Кар эрү белән эшкә тотыначаклар
Кар эрү белән эшкә тотыначаклар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас