Милли проектлар
2 Марта 2024, 06:17

Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"

Быел алар беренче тапкыр Башкортстанга килгән.

Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"
Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"

Башкортстанның Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән". Алар - студент отрядлары - районның төпкел авылларында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтәләр, шулай ук укучылар белән профориентация дәресләре, кул эшләре сәнгате буенча остаханәләр, тарих дәресләре үткәрәләр. Чаралар "Мәгариф" милли проекты чикләрендә үткәрелә. "Урал десанты" шулай ук торак пунктларында спорт чаралары да оештыра.
Әлеге ирекле акция Чиләбе өлкәсендә генә үткәрелгән булса, быел студентлар беренче тапкыр Башкортстанга килергә карар иткән. Г. И. Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт университетының студентлар отярдлары Аскар авылында яшәүче өлкәннәрнең ихаталарында кар көрәгән, "Теремок" балалар бакчалары мәйданын тазартырга булышкан.
Студентлар шулай ук 10 класс укучылары белән профориентация буенча һәм Аскар авылындагы Т. Кусимов исмендәге гимназиядә кадетлар белән күләмле аппликация буенча остаханәләр оештырганнар.
Әбәҗәлил район хакимияте "Ялкын" Урал десантына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдергән.

Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"
Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"
Әбҗәлил районына "Урал десанты" "төшкән"
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас