Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санының тотрыклы үсеш тенденциясе күзәтелә, дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров, БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда.
Назаров ассызыклаганча, 2022 ел белән чагыштырганда, МСП субъектлары саны узган ел 6,4% ка арткан һәм 136 меңгә якын эшмәкәргә җиткән. 2024 ел ахырына бу күрсәткечне тагын 2,9% ка арттыру һәм 140 мең эшмәкәргә җиткерү планлаштырыла.
"Бүген Башкортстанда кече һәм урта бизнес — 136 мең эшкуар, шулай ук 186 меңнән артык үзмәшгуль. Төбәкнең мәшгуль халкының дүрттән бер өлешеннән артыгы МСП өлкәсендә эшли. 2023 елда алардан салым керемнәре 9,5 процентка арткан һәм 16,2 млрд сум тәшкил иткән", — дип өстәде БР Хөкүмәте премьер-министры.
Эшкуарлар саны буенча Башкортстан бүген Идел буе федераль округында икенче урында һәм Россиядә 10 нчы урында тора. Узган ел республика эшкуарлыгына федераль дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 1,1 млрд сум тәшкил итте. Шул исәптән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыруга 709,6 млн сум акча бүлеп бирелде, дип ассызыклады БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Чыганак: bashinform.ru