Милли проектлар
29 февраль 2024, 03:53

Мобиль офис үзе килә

Барып йөрисе түгел.

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

“Минем бизнес” үзәге 1 марттан мобиль офислар белән урыннарга чыгу эшен тергезә. Бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырыла.

Язның беренче көнендә эшкуарлар өчен консультацияләр Бөрҗән районы Иске Собханкул авылында үтәчәк. Әбҗәлил районы бизнесменнары да мөрәҗәгать итә ала. Мобиль офислар 15 мартта – Благовар районы Языково авылында, 29 мартта Ярмәкәй районы Ярмәкәй авылында эшләячәк.

– “Минем бизнес” үзәге 2024 елда 38 муниципалитетта 19 кабул итү оештырырга ниятли. Эшкуарлар һәм гражданнар, үз бизнесын ачарга теләүчеләр министрлык вәкилләре, бизнес-шерифлар белән очрашачак, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Узган ел шундый кабул итүләрдә 177 эшкуар, 40 үзмәшгуль һәм 133 физик шәхес катнашкан. Аларны ташламалы займнар, лизинг продуктлары, субсидияләр, шулай ук мәгариф һәм акселерация программаларына бәйле сораулар кызыксындырган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас