Башкортстаннан Кытайга мал азыгы төялгән 62 тимер юл вагонын озатканнар. Гомум авырлыгы 1563 тонна булган бөртекле чөгендер түбен республиканың эре шикәр заводы әзерләгән.
Продукцияне чит илгә озатыр алдыннан лабораториядә тикшергәннәр.
“Продукция Кытайның фитосанитар хәвефсезлеге таләпләренә туры килә”, – диләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
Әйтергә кирәк: 2024 ел башыннан республиканың шикәр һәм май чыгару предприятиеләре Кытай һәм Латвиягә 33,3 мең тоннадан артык үсемлек азыгы экспортлаган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4,2 мең тоннага диярлек күбрәк.
Мал азыгын чит илләргә чыгару ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында оештырыла.