Бөредә “Баһадирлар тамашасы” исемле бәйрәм оештырылды. Оештыручылар кунакларны җәлеп итү өчен зур тырышлык салган.
Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы хәрби-патриотик клуб вәкилләре кунакларны кыр кухнясында кайнар чәй һәм солдат боткасы белән сыйлады.
Монда ук 17 гасырның пушкасы урнаштырылган. Тамашачылар, бигрәк тә балалар төрле дәвер кораллары белән танышты.
Өлкәнрәкләр маскировка челтәрләрен үрүгә үз өлешен кертте. Медицина-фармацевтика колледжы махсус хәрби операция сугышчылары өчен окоп шәмнәре әзерләү серләре белән бүлеште.
Теләге булган һәркем уктан ату һәм гирь күтәрүдә үз көчен сыный алды.
Фестивальдә җыелган акчалар махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүгә юнәлтеләчәк.
“Баһадирлар тамашасы” ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты максатларына тулысынча туры килә, диләр оештыручылар.