Башкортстанда агымдагы төзелеш сезонында «Хәвефсез сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 4 чакрым Подлесное – Талалаевка – Олы Куганак юллары ремонтланачак. Ремонт барышында юлчылар асфальт-бетонны яңартачаклар, юл кырыен төзекләндерәчәкләр һәм билгеләр куячаклар. Бу эшләргә 96,6 млн сум акча юнәлтеләчәк.
БР Транспорт министрлыгында аңлатуларынча, бу юл 12 торак пунктта яшәүчеләрнең транспорт элемтәсен тәэмин итә, аның буенча автобус йөри.
Ел башында Подлесное -Талалаевка - Олы Куганак юлының 66% норматив хәлдә. Ремонттан соң нормативларга әлеге трассаның 99% туры киләчәк. Барлык эшләрне 2024 ел ахырына кадәр башкару планлаштырыла.