Милли проектлар
28 Февраля 2024, 07:30

Иң мөһиме – уңай динамиканы саклау

Башкортстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Иң мөһиме – уңай динамиканы саклауИң мөһиме – уңай динамиканы саклау
Иң мөһиме – уңай динамиканы саклау

Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов федераль, төбәк хакимият структуралары, контроль-күзәтчелек органнары һәм көч блогы җитәкчеләре катнашлыында утырыш үткәрде. Катнашучылар 2023 елда Башкортстанда милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен, шулай ук хәрбиләргә социаль ярдәм мәсьәләләрен карадылар.

Үткән  ел республикада үсешнең 12 стратегик юнәлешенә 42 млрд сумнан артык акча тотылган, шуның 26 млрды – федераль акчалар. Алар мәктәпләрне ремонтлауга, медицина учреждениеләрен, балалар бакчаларын төзүгә һәм ремонтлауга, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне икенче торакка күчерүгә, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Алексей Касьянов билгеләп үткәнчә, республикада Русия Президенты билгеләгән  стратегик үсешнең барлык төп күрсәткечләренә ирешелгән. Мөһим бурыч –  темпны һәм уңай динамиканы соңыннан да саклау.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас