+21 °С
Болытлы
«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында Чишмә үзәк район хастаханәсенә яңа диагностикасы аппараты кайтарылган. Ике ай эчендә яңа җиһазларда меңнән артык тикшеренү үткәрелгән.
Заманча техника хастаханәнең кабул итү бүлегендә урнаштырылган. Ул табибка күләмле сканерлау үткәрергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, ул яралгының хәрәкәтен күзәтергә ярдәм итә.